Балалар китабы бәйрәме (6+)

2 апрельдә 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре яшь китап сөюче дуслары өчен Халыкара балалар китабы көненә багышланган әдәби бәйрәм уздырды. 

IMG-20210403-WA0008
IMG-20210403-WA0003
IMG-20210403-WA0009
IMG-20210403-WA0010

1967 елның 2 апреленнән башлап, Даниянең бөек әкиятчесе Һ.Х.Андерсенның туган көнендә бөтен дөнья балалар китабы көнен билгеләп үтә.  
Балалар Һ.Х.Андерсен әкиятләре буенча сәяхәт кылды. «Яшәгән ди, булган ди әкиятче» презентациясе күрсәтелде. Китапханәче балаларны Дания, аның табигате, мәһабәт замоклары, язучының туган шәһәре, бөек әкиятчегә һәм аның геройларына куелган һәйкәлләр белән таныштырды. 
Укучылар «Әкиятне башыннан таны», «Әкият телеграммалары», «Әкияти табылган әйберләр бюросы», «Әкият киеме», «Вакыйгалар буенча әкиятне таны» бәйгеләрендә катнашты.
Чара бик күңелле, кызыклы һәм уен-көлке белән үтте. Барлык катнашучылар да биремнәрне актив рәвештә үтәде. Шунысы куанычлы, балалар үзләренең бик яхшы белемнәрен күрсәтте. Алар үзләрен тамашачы гына түгел, Һ.Х. Андерсенның «Гадкий утёнок», «Дюймовочка», «Принцесса на горошине, «Снежная королева» әкиятләрен сәхнәләштереп, артистлык сәләтенә ия булуларын да күрсәтте.
Чара язучы С.Михалковның укучыларга мөрәҗәгате белән тәмамланды:
«Я к вам обращаюсь, товарищи, дети:
Полезнее книги нет вещи на свете!
Пусть книги друзьями заходят в дома,
Читайте всю жизнь, набирайтесь ума!»…

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: